ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия акциясе 22 се көнне Әлмәттә узачак. Иртәгә, җомга көнне, әлмәтлеләр велосипедларына утырып, эшкә һәм укырга барачаклар. Чара Экология елына багышлана.

Хәзер биш мең ярымга якын әлмәтле һәм 200дән артык юридик затлар өчен электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге булдырылды. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

Дөрес юнәлешләрне һәм күңелгә ятышлы шөгыльләрне табарга яшүсмерләр клублары ярдәм итә. Бу көннәрдә Әлмәт яшүсмерләр клубларында Ачык ишекләр көннәре уза. Ачык ишекләр көне кысаларында кече һәм урта яшьтәге балаларны мавыктыргыч программа көтәчәк: кызыклы конкурслар, уеннар, төркемнәр ярышлары, турнирлар, эстафеталар, квестлар, интерактивлар һәм башка чаралар.

21 сентябрь- Россия хәрби даны көне буларак билгеләнеп уза. Әлеге көнне Дмитрий Донскойның монгол-татарларга каршы Куликов сугышында (1380) җиңүе белән тәмамлануга багышлап билгеләп узалар.

ТР  Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә,  22 се көнне , аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура төндә+3..+8°. Максималь температура көндез  +10..+15°.

 

Әлмәтнең "Нефтяник" командасы Воронежның "Буран"нын 0:1 исәбе белән җиңде.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 29 сентябрь көнендә "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

9 нчы сыйныфның 125 чыгарылыш сыйныф укучылары 2017 елда “Татарстанның киләчәге колледжы” белем бирү проектына укуга алынган. 

Беренче курс студентларының тантаналы линейкасы бүген “Татарстанның киләчәге колледжы”  яңа уку-лаборатория комплексында узды. 

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 21е көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз булачак. Минималь температура төнлә   +5..+10˚, максималь көндез  +11..+16˚.

 

Талпаннар активлыгының икенче дулкыны башланган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International