Әлмәттә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 10 меңнән артык бала ял итте

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

12 сентябрьдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында 2017 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, шулай ук "Җәй" республика үзәге директоры Раил Муратшин брифингны алып бардылар.

“2017 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә 1905 лагерьда, шул исәптән Кара диңгез яр буйларындагы 5 лагерьда эш оештырылды”, - дип хәбәр итте Владимир Леонов.

Яшьләр дүләт сәясәте юнәлешендә 173 профиль сменасында 53 мең кеше ял иткән. Болар - “Алтын Каләм”, “Йолдызлык”, “Крутушка” этник фестивале, “Сәләт” лагере һәм башкалар. Шулай ук Краснодар краенда һәм Кырымда 17 профильле : “Инглиз авылы”, "NEXT буыны”, “Мирас”, “Созвездие-Йолдызлык”, “Гармония” һәм башка программалар тормышка ашырылган.

Җәйге кампания выкытында Әлмәт муниципаль районында урнашкан төрле юнәлешләр буенча 5500дән артык бала ял итте. «Татнефть» ГАҖ һәм «СЗМН» ӘРНИ лагерьларында 4 меңнән артык бала сәламәтләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International