Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Ветераннарга ярдәм итү - дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының һичшиксез бурычы. Соңгы еллар эчендә шәһәр һәм районда ветераннарның тормышын һәм матди-көнкүреш шартларын яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә.

Мохтаҗлыкта яшәүчеләргә район бюджетыннан матди ярдәм күрсәтелә, предприятиелар һәм учреждениелар ветераннарына финанс яктан ярдәм итәләр. Әмма берниниди дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм дә балаларның ярдәмен, ата-аналар белән аралашу җылысын алыштыра алмаячак. 

Өлкән яшьтәге кешеләрнең торак-көнкүреш шартларын яхшырту, шулай ук яшь буынның ата-аналарына ярдәм итү омтылышын тәрбияләү максаты белән Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Ветераннарның (пенсионерларның)  җирле иҗтимагый оешмасы 30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрен Ата-аналарга ярдәм итү көннәре итеп игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International