12 се көнне 90 яшен тутырган Каукап Мухаметгалеевна Мифтахутдинова өчен бик тантаналы башланып китте. Аны котларга район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге һәм якыннары, дуслары килде.
Каукап апа Чирмешән районы Лашман авылында туып үскән. Балалар хастаханәсендә санитарка булып эшләгән, хөрмәт казанган. Килгән кунаклар аңа Хөкүмәт җитәкчеләренең рәхмәтен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләр юлладылар.