ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

Әлмәттә 1994 елда кораллы җинаятьчене тоткарлаганда вафат булган ЭЭИнең уголовный розыск оперуполномоченные, милиция капитаны Владимир Апалонов  хөрмәтенә багышланган кул көрәше буенча Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ел саен уздырыла торган шәхси-төркем чемпионаты оештырылды. 

Бу көннәрдә Әлмәт районы хуҗалыклары кырларында иң кызу чор. Кичә район 100 мең тонна ашлык җыюга иреште.

8 Март урамында урнашкан 4нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр күңелле итеп ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Әлмәттә массакүләм ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Кичә кичен шундый бәйрәмне Әлмәт районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләр билгеләп үтте. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

9 сентябрьдә иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар.

Кичә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре семинарга җыелды.  Анда аларны социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү өчен оештырылган бәйгегә гаризаларны тутырырга өйрәттеләр. 

Татарстан Республикасында гражданнарның шәхси мәгълүматларын белү максаты белән телефон аша шалтырату ярдәмендә караклык очраклары теркәлде.

"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;

- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;

- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;

- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International