Бүген Әлмәт шәһәренең ат спорты буенча балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе хезмәткәрләре "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл" дигән күңелле стартлар үткәрделәр. Бу чара Бөтенроссия аеклык көненә багышланган. Максат - балаларның игътибарын физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һ.б.