ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

24 октябрьдә Русия Кораллы Көчләренең махсус тәгаенләнештәге подразделениеләрендә хезмәт салучыларның һөнәри бәйрәме билгеләнә. Ул 2006 елда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән булдырылды. Истәлекле датаның үз тарихы бар.

 

Әлмәттә Ватан сагында торачак ир-егетләрне озату кичәсе узды. Бүген Әлмәт драма театры бинасында көзге хәрби чакырылышка эләккән егетләрне тантаналы төстә армия сафларына озату кичәсе булды. Анда булачак солдатларның әти-әниләре, укытучылары, хәрбиләр һәм, әлбәттә инде, район җитәкчеләре катнашты.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

20 октябрь көнне Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үтте.

Әлмәткә Мәскәү хөкүмәтенең транспорт департаменты вәкилләре килделәр. Алар калабызның велоинфраструктурасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

20-23 октябрьдә  Саранскида узган беренчелектә  380 Идел буе төбәкләреннән җыелган спортчылар катнашты. Көрәш  11 авырлык категориясендә узды.

Халыкара мәктәп китапханәләре көне ЮНЕСКО башлангычы белән 1999 елдан ок­тяб­рьнең дүртенче дүшәм­бесендә билге­ләнә. Күп илләр бәйрәм иткән бу дата һәр елны бер темага багышлана. Аның максаты да бик әһә­миятле — җәмгыятьнең игътибарын мәктәп китапханәләренең торышына, әдәби запасны камилләштерүгә һәм тулыландырып торуга җәлеп итү.

18-21 октябрьдә Алабугада узган турнирда Россиянең төрле почмакларыннан килгән 185 спортчы үзара ярышты.

Бүген эшлекле дүшәмбедә Сиренькино авыл җирлеге башлыгы Галина Кузьмина чыгыш ясады. ул авыл җирлегендә башкарылган эшләргә һәм алга куелган бурычларга тукталды.Авыл җирлегендә 618 кеше яши, эшләүчеләр саны  - 340.  2011 елдан авылда гаилә балалар бакчасы эшли, анда  15 бала йөри. Мәктәптә 118 укучы белем ала, 18 укытучы эшли, 43 мәктәп рейтингында мәктәп  37 нче урынны алып тора.

Бүгенге дүшәмбе киңәшмәсен район башлыгы җитәкчесе Марат Гыйрфанов алып барды.

Агымдагы елның 1 июленнән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 8 848 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International