Әлмәттә Сиренькино авыл җирлеге социаль-икътисади үсешен карадылар

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Бүген эшлекле дүшәмбедә Сиренькино авыл җирлеге башлыгы Галина Кузьмина чыгыш ясады. ул авыл җирлегендә башкарылган эшләргә һәм алга куелган бурычларга тукталды.Авыл җирлегендә 618 кеше яши, эшләүчеләр саны  - 340.  2011 елдан авылда гаилә балалар бакчасы эшли, анда  15 бала йөри. Мәктәптә 118 укучы белем ала, 18 укытучы эшли, 43 мәктәп рейтингында мәктәп  37 нче урынны алып тора.

Галина Кузьмина авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре, ТКХ, авыл хуҗалыгы тармаклары үсешенә тукталды.

Киңәшмә азагында Марат Гыйрфанов служба җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирде. Киңәшмәдә катнашучыларга милек салымын үзвакытында -  2017 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәклеге турында да хәбәр ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International