Бүгенге дүшәмбе киңәшмәсен район башлыгы җитәкчесе Марат Гыйрфанов алып барды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илвира Пузырева үзенең чыгышында палатаның агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады, бурычлар белән таныштырды.