ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәттә йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча төрле чаралар еш уздырылып тора. Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмау – йөрәк авыруларын дәвалап бетермәү яки дәваламау нәтиҗәсендә килеп чыга торган җитди авыру. Бу безнең “мотор“ның канны җитәрлек күләмдә кудыра алмавы, аның нәтиҗәсендә органнар һәм тукымалар кислородка һәм тукландыручы матдәләргә кытлык кичерәләр.

Биш көн узганнан соң,  «Нефтяник» командасы үзенең җанатарлары белән очрашты. Бүгеннән әлмәтлеләр Себер командалары белән ярыша башлады. Беренче булып чиратта Красноярск командасы  «Сокол» белән уйнарга туры килде аларга.

“Көзге каникуллар” оператив-профилактик чарасы укучылар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында оештырыла. Әлеге чара мәктәп укучыларының көзге каникулы вакытында 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр дәвам итә.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

РФ Нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, 1990-1999 елларда "Татнефть" җәмгыятен җитәкләгән Ринат Гыймаделислам улы Галиев истәлегенә оештырылган мәҗлестә шәһәр һәм район хактимияте, "Татнефть" җәмгыяте вәкилләре , язучылар һәм башка күп кенә мәртәбәле шәхесләр катнашты.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 25 октябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Минималь температура төнлә -2..-7º,  -11º;максималь температура көндез -1..+4º.

 

Экология елы кысаларына “Туган як табигате” дигән Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде, ул балаларда экологик темаларга кызыксыну уятуга һәм россиялеләрнең игътибарын туган җирнең экологик хәленә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурс өч яшь категориясе вәкилләре арасында үткәрелә:

РФ Законы нигезендә Әлмәтнең полиция бүлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә.

Бәйге 44 нче балалар бакчасында оештырылды. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүче балалар рус һәм татар телләрендә әйтемнәр, частушкалар, уеннар, сынамышлар башкардылар.

Салым инспекциясе 2016 ел өчен милек салымнарын (физик затлар милеге салымын, җир салымын, транспорт салымын) 2017 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәклеген искәртә.“Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц” сервисыннан файдаланучылар салым белдерүләрен электрон рәвештә генә алачак, ә калган гражданнарга ул почта аша заказлы хат рәвешендә килә.

Бу турыда карар юл хәрәкәте иминлеген күздә тотып кабул ителде. 1 ноябрьдән Маяковский урамында юл хәрәкәте (Ленин урамыннан алып К.Цеткинга кадәр юл аралыгы)  бер яклы гына булачак..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International