ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Җомга көнне "Сәламәтлек"  XIV Спартакиадасы кысаларында медицина хезмәткәрләре арасында өстәл  теннисы буенча ярышлар оештырылды.


22
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Шимбә көнне Әлмәттә  “Наше время - Безнең заман” V Республика эшче яшьләр иҗаты фестивале зона этабы гала-концерты  үтте. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин,  жюри рәисе – ТР халык артисты Резидә Галимова, аның рәистәше ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов һәм башка күп кенә дәрҗәле кунаклар катнашты.

 

 


21
октябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Бүген башкарма комитетның зур залында район хуҗалыклары җитәкчеләре, КФХ һәм шәхси хуҗалык башлыклары белән берлектә очрашу узды.

Бүген Әлмәттә "Безнең заман" республика телевизион эшләүче яшьләр фестиваленең зона этабы тантаналы рәвештә ачылды.  

Бүген Әлмәттә сәләтләр университетының күчмә сессиясе - "Минем шәһәр.Минем сәләт" префорумы ачылды. 25нче мәктәпнең универсаль залында 120дән артык кеше җыелды, аларның арасында республика, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар һәм бәйгеләрнең финалистлары һәм җиңүчеләре, аларның остазлары һәм ата-аналары, шулай ук «Татнефть» компаниясе, төрле оешмалар һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре.

23 октябрь көнне 07.00 сәгатьтә Яр Чаллы - Әлмәт автоюлында Татарстан Республикасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИнең юл-транспорт хезмәте бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара балаларны автокреслосыз йөртүчеләрнең, исерек хәлдә машина йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлтелгән.  

Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә,  Әлмәттә ял көннәрендә болытлы һәм яңгырлы  көннәр көтелә. 21 е көнне минималь температура төнлә  0..-5º, максималь температура көндез 0..+5º.

18 ноябрь көнне бөтен ил Россиянең Кыш Бабаен туган көн белән тәбриклиячәк. Инде хәзер күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Әлмәттә, балалар һәм зурлар буләкләр әзерли һәм тылсымчыга изге теләкләр белән котлау хатларын язалар.

Хәрби элемтәче көне, Русия Федерациясе Президентының 2006 елның 31 маенда чыккан указына ярашлы, һәр елның 20 октябрендә билгеләнә. Тарихтан билгеле булуынча, яшь Совет республикасында 1919 елның 20 октябрендә махсуслаштырылган Элемтә гаскәрләре оештырыла. Хәрби элемтәчеләр алдына куелган төп бурычларның берсе булып частьларның командалык составы һәм аларга буйсынучы хәрбиләр арасында ышанычлы телефон, телеграф элемтәсе булдыру тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International