Әлмәттә Ватан сагында торачак ир-егетләрне озату кичәсе узды

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Әлмәттә Ватан сагында торачак ир-егетләрне озату кичәсе узды. Бүген Әлмәт драма театры бинасында көзге хәрби чакырылышка эләккән егетләрне тантаналы төстә армия сафларына озату кичәсе булды. Анда булачак солдатларның әти-әниләре, укытучылары, хәрбиләр һәм, әлбәттә инде, район җитәкчеләре катнашты.

Районыбызда уздырыла торган хәрби хезмәткә чакырылучылар көне аерата тантаналык, бәйрәмчә рухлы булуы белән аерылып тора. Традициягә кергән озату кичәсендә егетләргә хәер-фатихаларын бирергә дип бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм башка кайнар нокталарда хезмәт итүче ирләр чакырылган иде. Булачак солдатларга изге теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җиткерде. Ул егетләрне шушы көнгәчә тәрбияләп үстергән өчен ата-аналарга, укытучыларга рәхмәтен җиткерде. 
– Бер ел – ул күп вакыт түгел. Бу чорда ир-егет бары тик җитлеккәнлеккә имтихан гына тапшыра, – дип хәрби комиссар Ришат Сабиров та егетләргә бу мөһим этапны узуда уңышлар теләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе уку йортлары арасында хәрби-патриотик юнәлештә алып барылган эш нәтиҗәсе булган бәйге җиңүчеләренә, шулай ук хәзерге вакытта хәрби бурычларын илебезнең төрле почмакларында лаеклы узучы әлмәтлеләрнең әти-әниләренә бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International