Әлмәткә Мәскәү хөкүмәтенең транспорт департаменты вәкилләре килделәр. Алар калабызның велоинфраструктурасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Шәһәр буенча экскурсия ясаганнан соң Мәскәү кунаклары район башлыгы Айрат Хәйруллин белән очраштылар. Алао Әлмәтнең велоинфраструктурасының чынлап та тиз арада үсеш алуына соклану белдерделәр, үзара дуслык элемтәләре урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.