21 ноябрь Базарлы Матакта авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләсенә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 24 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыннары белән юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан.
Хәзер биш мең ярымга якын әлмәтле һәм 200дән артык юридик затлар өчен электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге булдырылды. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.
Әниләр көнен Әлмәт драма театрында билгеләп уздылар. Әниләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, Әлмәт хатын-кызлары берлеге рәисе Гүзәл Еремеева котладылар. Уңган-булган аналарга сәхнәдән рәхмәт сүзләре яңгырады, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә бик күңелле узды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, медицина профилактикасы үзәге, район ветераннары советы тарафыннан оештырылган күз авыруларын профилактикалау буенча пациент мәктәбенең чираттагы дәресе 21 ноябрь көнне "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә узды. Алынган белемнәрне "Әлмәт саклык кенәгәсенә" керттеләр. Лекцияләр белән Әлмәт үзәк район хастаханәсе һәм 3нче номерлы Әлмәт шәһәр хастаханәсе офтальмология белгечләре Әлфисә Камалиева һәм Юлия Волкова чыгыш ясадылар.
27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр шәһәрдә һәм районда кабул итү атналыгы узачак. Бу көннәрдә гражданнар борчыган сораулары белән төрле дәрәҗәдәге депутатларга мөрәҗәгать итә алалар. Партиянең җирле бүлегендә гражданнарны ТР Дәүләт Советы депутатлары Николай Кольгин, Наиль Маганов, Рөстәм Хәлимов кабул итәчәкләр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлеге Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 37а адресы буенча "Алдина" кибете янында хокуксыз рәвештә урнаштырылган стационар булмаган объектның хуҗасын эзли.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 23 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыннары белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Җил көньяк-көнчыгыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә -1..-4º, көндез максималь температура +1..+4º тәшкил итә.
Әлмәт пенсионерларына бушлай велосипед бүләк иттеләр. Әлмәт пенсионерлары даими кайгыртулы. Сәламәтлекләрен ныгыту өчен шәһәрдә һәм районда барлык шартлар тудырыла.
Әлмәттә 2017 елның 1 июленнән "Сакчыл поликлиника" проекты тормышка ашырыла башлады. Пилот мәйдан булып балалар поликлиникасы сайланды. Проект кысаларында бүгенге көндә медицина учреждениесында сакчыл производствоның элементларын кертү буенча зур эш башкарылган. Пилот проекты чиратларны, табибка керүгә язылу вакытын һәм диспансеризацияне үтү срокларын кыскарту максаты белән булдырыла. Шулай ук медицина хезмәтләренең сыйфаты һәм авыруларның медицина учреждениесының эше белән канәгатьлеге артырга тиеш.