Хәзер биш мең ярымга якын әлмәтле һәм 200дән артык юридик затлар өчен электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге булдырылды. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.
Гаризаларның бланкларын дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итеп, яисә ЮПХ экипажында алырга була.