ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

21 ноябрь көнне "Көтелгән радио" 90,5 FM ешлыгының туры эфирында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансеры Әлмәт филиалының баш врачы Сергей Карамаликов белән онкологик авыруларны профилактикалау, рак барлыкка килүнең сәбәпләре, диспансерлаштыру, махсус медицина тикшерүе, вакытында үткәрелгән диагностика, куркыныч факторлары һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында сөйләшү үткәрелде. 

18 ноябрьдән алып 22 ноябрьгә кадәр Казан шәһәренең Су спорт төрләре сараенда ййзү буенча Россия чемпионаты узды. 

Безнең илдә ел саен 22 ноябрь көнне билгеләп үтелә торган психологлар көне - психология өлкәсендә эшләүче барлык белгечләрнең һөнәри бәйрәме. Һәм ул әле рәсми рәвештә расланмаган булса да, әлеге белгечләрнең эше безнең заманча, төрле кичерешләр һәм стресслар тулы тормышта бик мөһим. Кешенең психик сәламәтлегенең мөһимлеге физик халәтенекеннән ким түгел.  


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Балалар хастаханәсендә бердәм 43-03-03 телефон номерлы шалтырату үзге эшли башлады. Шул номер буенча врачны өйгә чакыртырга, кабул итүгә язылырга, эш графигын ачыкларга була.

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә,  22 ноябрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Минималь температура төнлә 0..-4º,  максималь температура көндез  0..+4º.

Әлеге мастер-класс Санкт-Петербург дәүләт университеты интервенцион кардиологиясе үзәге җитәкчесе, табиб м.ф.к.Артеменко Сергей Николаевич уздырды. Барлыгы  15 пациентка операция ясалды. Бүгенге көндә авырулар үзләрен яхшы хис итәләр.

 "Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында калабызда видеокүзәтү системаларын урнаштыру дәвам итә. Программа буенча   2313 система , шулай ук  72 гомумшәһәр  видеокамералары урнаштырылачак.

Операция 13 ноябрьдә башланып китте һәм  22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Чараның төп максаты - яшьләр арасында наркомания таралышын кисәтү.

Бөтендөнья телевидение көне (World Television Day), ел саен 21 ноябрь көнне билгеләп узыла.  Хәзерге заман дөньясында телевидениесенең төп символлары булып  элемтә һәм глобализация тора. Шуңа күрә дә телевидение җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру һәм тәрбияләүдә , мөһим   роль уйный.

 

«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды.Конкурсның төп максатлары булып җәмәгатьчелекнең игътибарын хокукый культураны арттырның актуаль мәсьәләләренә, иҗтимагый кагыйдәләр һәм нормаларны позитив кабул итү формалаштыруга, хокукый тәртипләрне үтәү принципларына позитив караш, талантлы яшьләрне ачыклау һәм кызыксындыру, медиапродуктлар иҗат итү буенча яшьләрнең иҗади күнекмәләрен камилләштерү тора. Җиүчеләр унлыгына Әлмәтнең 46 нчы балалар бакчасы да керде. Бәйгедә бакчада тәрбияләнүче Мария Антонова бик уңышлы чыгыш ясады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International