Әлмәт үзәк район хастаханәсендә "Сакчыл поликлиника" программасы старт ала

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Әлмәттә 2017 елның 1 июленнән "Сакчыл поликлиника" проекты тормышка ашырыла башлады. Пилот мәйдан булып балалар поликлиникасы сайланды. Проект кысаларында бүгенге көндә медицина учреждениесында сакчыл җитештерүнең элементларын кертү буенча зур эш башкарылган. Пилот проекты чиратларны, табибка керүгә язылу вакытын һәм диспансеризацияне үтү срокларын кыскарту максаты белән булдырыла. Шулай ук медицина хезмәтләренең сыйфаты һәм авыруларның медицина учреждениесының эше белән канәгатьлеге артырга тиеш.   

Бүген башкарма комитетта аерым эш нәтиҗәләре ясалды, ирешкән нәтиҗәләр каралды һәм балалар поликлиникасында сакчыл җитештерүнең технологияләрен кертүнең актуаль этаплары турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International