27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр шәһәрдә һәм районда кабул итү атналыгы узачак. Бу көннәрдә гражданнар борчыган сораулары белән төрле дәрәҗәдәге депутатларга мөрәҗәгать итә алалар. Партиянең җирле бүлегендә гражданнарны ТР Дәүләт Советы депутатлары Николай Кольгин, Наиль Маганов, Рөстәм Хәлимов кабул итәчәкләр.Авыл җирлекләрендә, яшүсмерләр клубларында, җирле үзидарәләрдә дә кабул итүләр узачак.