Әлмәт саклык кенәгәсе күз авыруларын профилактикалау турында белемнәр белән тутыланды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, медицина профилактикасы үзәге, район ветераннары советы тарафыннан оештырылган күз авыруларын профилактикалау буенча пациент мәктәбенең чираттагы дәресе 21 ноябрь көнне "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә узды. Алынган белемнәрне "Әлмәт саклык кенәгәсенә" керттеләр. Лекцияләр белән Әлмәт үзәк район хастаханәсе һәм 3нче номерлы Әлмәт шәһәр хастаханәсе офтальмология белгечләре Әлфисә Камалиева һәм Юлия Волкова чыгыш ясадылар.

Дәрескә чакырылган авырулар һәм аларның туганнары катаракта, глаукома, олы яшьтә йога торган макулодистрофия, диабет ретинопатиясе нәрсә икәне, шул авыруларның ничек барлыкка килүләре һәм алга таба үсеш алулары, аларны ничек дәвалау турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International