ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

"Яшел Фитнес"ның кышкы сезонын ачу 26 ноябрь көнне сәг.13.00 булачак. Әлмәтлеләрне чараларда бергәләп катнашырга чакырып калалар. Катнашырга теләк белдерүчеләр урыннарда теркәү уза алалар.

29 ноябрь көнне 14.00 сәг. Яшьләр үзәгендә  ТКХ  вәкилләре белән очрашу булып узды.

Бүген муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, хисапчылары белән семинар узды. Анда милек кулланылышы турында сүз барды.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә,иртәгә,  25 ноябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар. Минималь температура төнлә  0…-5º, максималь температура көндез +1..-3º.

Конференция эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Николай Кольгин, Рөстәм Мөхәмәдиев, Ринат Шәфигуллин, район советы һәм шәһәр советы депутатлары, беренчел бүлекләрнең сәркатипләре, предприятиелар һәм учреждениеларның җитәкчеләре, партия әгъзалары һәм тарафдарлары, "Бердәм Россиянең" Яшь гвардиясе вәкилләре катнаштылар.


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт шәһәре стадионының спорт манежында КНИТУ-КАИ филиалы студентлары хезмәт һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшырдылар. Чараны Әлмәт физик культурасы көллияте ярдәме белән Әлмәт тест узу үзәге оештырды. 

Бүген Татьяна Василий кызы Грахованы 80-еллыгы белән котлар өчен баш врач Шәүкәт Госманов белән бергә Әлмәт шәһәре стоматология поликлиникасыннан, ӘМР Ветераннар советыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсеннән хезмәттәшләр, танышлар һәм журналистлар килде. 

21 ноябрь көнне Әлмәттә чираттагы бизнес-квест очрашу узды, ул районда кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле үсеше өчен административ киртәләрне киметү максаты уңаеннан үткәрелде. Район эшмәкәрләре "РОСТ территориясе" коворкинг-үзәгендә җыелдылар, шунда шәһәрнең башкарма комитеты, хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, «Татнефть» компаниясе вәкилләре белән очраша, аларга борчый торган сорауларны бирә һәм аларны хәл итү вакытын киметә алдылар. 

Быел республикада 11 блоклы модульле чаңгы базасы төзү планлаштырылган. Проект Татарстан бюджетыннан финанслана. Әлмәт тә әлеге проектка кертелде. 

17 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Ярославль шәһәрендә 2001-2002 елда туган яшүсмерләр арасында  Владимир Лататуев хөрмәтенә багышланган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры һәм "Россия" профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте беренчелеге үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International