Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне комиссияләрсез Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша түләү почта аша яисә банкларда түләүгә караганда җиңелрәк, уңайлырак һәм тизрәк.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 1 декабрь көнне билгеләп үтелә.
"Россия Федерациясе гражданлыгы" турында законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә 2017 елның 1 сентябреннән безнең илдә тумаган, әмма илебезнең гражданлыгын алырга теләүчеләр Россия Федерациясе гражданлыгы антын бирергә тиеш. Текстта алар законнарны үтәргә, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә, шулай ук "дәүләт һәм җәмәгать хакына РФ гражданины вазыйфаларын башкарырга, РФ азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга" һәм илгә тугры булырга вәгъдә бирә. Анттан баш тарту гражданлыкны бирү турында карарны кире кагу өчен сәбәп була ала.
Казанда "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАБбУ "Казан федераль университеты" ЮБб ФДББбУ белән бергә II Татарстанның яшь географлары турнирын үткәрде. Турнирда 18 команда катнашты. Әлмәтне дүрт команда тәкъдим итте.
8 декабрь көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "Инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.
Һәр табибның аерым эш графигы, шулай ук сменасы эчендә ул кабул итә алырлык авырулар саны бар. Шуңа күрә табибка язылу - табиб авыруны кирәкле вакытта кабул итүенең гарантиясе. Шуннан тыш, күп кенә авырулар аерым бер белгечкә керергә теләгәндә, берничә сәгать чиратта утырырга кирәк буламаганы һичшиксез уңай як булып тора.
Әлеге бәйгене республиканың Икътисад министрлыгы оештыра. Быел да бәйгедә җиңүчеләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.Предприятиеләр авыл хуҗалыгы, җитештерү, югары технологияләр өлкәсе, транспорт, төзелеш, яшь эшмәкәр, социаль эшмәкәр, иң яхшы экспортер, инновацион эшмәкәр, импортны алмаштыру кебек номинацияләрдә көч сынашачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 1 декабрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез диярлек. Җил көньяктан 3-8 м/с. Минималь температура төнлә -3..-8º, максималь температура көндез -1..-4º.
Декабрь аенда Әлмәттә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XV ЧТПЗ Группасының «Снежность» юбилей хәйрия театр фестивале узачак.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.