Бүген 19.00 сәг. Яшьләр үзәгендә КВН фестивале «Студент-шоу» узачак.
Әлмәт мәшгульлек үзәге "Аппак" хуҗалыгы белән килешү төзү нигезендә күпбалалы ананы эш урыны белән тәэмин итте.
29 ноябрь көнне 11 нче урта мәктәптә гаилә фәнен алып баручы укытучылар арасында төбәк семинар-практикумы узды. Семинарга профессорлар, социология фәннәре кандидаты Карцева Л.В, укытучылар килде.
"Татар моңы" бәйгесе 2009 елдан бирле үткәрелә.
Әлмәтлеләрне очрашуга көтәләр.1 декабрьдә 16.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) очрашу оештырыла.
Милек, транспорт һәм җир өчен салымнарны түләргә бик аз вакыт калып бара – 1 декабрьгә хәтле өлгерергә кирәк. Почта тартмаларында түләү кәгазен таба алмаганнар моны электрон рәвештә эшли ала, моның өчен Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет булдырырга кирәк.
Әлмәтнең велоинфраструктурасын өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Шушы көннәрдә Мәскәү янындагы Пушкинодан шәһәр Советы депутаты җитәкчелегендә калабызда кунаклар булып китте.
Әлмәтнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе республикада иң яхшысы дип табылды. «Волга» Яшьләр үзәгендә районнарда физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте үсешенә багышланган киңәшмә-семинарда Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леонов урыннарда нәтиҗәле эшләүчеләрне котлады. 35-85 мең яшь кеше яшәүче муниципаль берәмлекләр рейтингында Әлмәт беренче урынга лаек булды. Бүләкне балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Светлана Лаптева кабул итеп алды.
Өйдә уздырылучы уеннарга "Нефтяник" командасы аеруча зур әзерлек белән килә. Чараны оештыру да бик күңелле үтте. Нәтиҗәдә "Нефтяник" "Молот-Прикамье" командасын җиңде.
Статистика буенча 20%тан артык кешенең гомере коткарыла алыр иде, әгәр дә ярдәм күрсәтә торган кеше беренче ярдәм һәм йөрәк-үпкә реанимациясе чараларын куллана белсә. Бигрәк тә бу алымнар төрле белгечлектәге медицина хезмәткәрләренә кирәк.