Әлмәтлеләр табиб кабул итүенә онлайн языла алалар

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Һәр табибның аерым эш графигы, шулай ук сменасы эчендә ул кабул итә алырлык авырулар саны бар. Шуңа күрә табибка язылу - табиб авыруны кирәкле вакытта кабул итүенең гарантиясе. Шуннан тыш, күп кенә авырулар аерым бер белгечкә керергә теләгәндә, берничә сәгать чиратта утырырга кирәк буламаганы һичшиксез уңай як булып тора. 

Электрон рәвештә түбәндәге ысуллар ярдәмендә язылырга була:

- интернетта дәүләт хезмәтләре порталы аша uslugi.tatarstan.ru;

- "ТР Хезмәтләре" приложениесы аша;

- шәһәр поликлиникаларында урнаштырылган электрон чират терминаллары аша;

-  җәмәгать урыннарында урнаштырылган "Электрон Татарстан" инфоматлары аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International