Быел "Студент-шоу" фестивалендә 9 команда катнашты: "Политех" - Әлмәт политехник техникумы, "Тет-а-тет" - ӘДМХИ, "Своя атмосфера" - Әлмәт медицина көллияте, "Всё свои" - КИУ, "ХЛЕБ" - Әлмәт политехник техникумы, "Сборная ТИСБИ" - "ТИСБИ" идарә университетының Әлмәт филиалы, "АПК" - Әлмәт һөнәри көллияте, "С АГНИ" – Әлмәт нефть институты. Кунак буларак Лениногорск нефть техникумыннан "Smile" командасы кабул ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 3 декабрь көнне, болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр, урыны белән бозлы яңгыр һәм яңгыр. Кайбер районнарда буран, бозлавык.
Мәгълүм булганча, Берләшкән Милләтләр ассамблеясы 1992 елда 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Әлеге бәйрәмне физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көтеп ала. Бу алар өчен аралашу, күңел ачу, үзләрен күрсәтү чарасы да.
1 декабрь көнне ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат гирфанов рәислеге астында Әлмәт муниципаль районының террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә комиссия, хокук саклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениелары, шәһәр һәм район предприятиелары һәм оешмалары әгъзалары, авыл хуҗалыклары башлыклары катнашты.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 2 декабрьдә, болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяктан 6-11 м/с. Һаваның минималь температурасы төнлә -4..-8º, көндез максималь температура -2..-5º тәшкил итә.
Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә туры китерелгән Европа ВИЧ һәм гепатитларга тест ясау атнасы кысаларында Әлмәт мәшьгульлек үзәгенә килүчеләр бүген иртәннән бирле бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧка тикшеренү хокукы белән куллана алдылар. 31 кеше экспресс-тестны үттеләр, барлык нәтиҗәләр дә тискәре булып чыкты, 22 кеше анкета сорауларына җавап бирде.
24-27 ноябрьдә «Татнефть» компаниясенең спорткомплексында IV ТР нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, ССРБ спорты мастеры Марат Акчурин бүләкләренә бокс буенча ачык республика турниры узды.
Әлмәттә җавап Татарстан-Башкортостан дербисы уйналды: "Нефтяник" күптән түгел генә Нефтекамада җиңелгән "Торосны" кабул итте. Бу очрашуда кунакларга инде алтынчы минутта җае чыкты, Владислав Лукин кирилл Цулыгинның передачасын эләктереп алды һәм алканы капкаларның якын булган почмагына җибәрде.
1 декабрь көнне Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге Халыкара инвалидлар көненә туры китерелеп оештырылган инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачачак.