Әлмәтлеләр Татарстанның яшь географлары турнирында бүләккә лаеклы булдылар

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАБбУ "Казан федераль университеты" ЮБб ФДББбУ  белән бергә II Татарстанның яшь географлары турнирын үткәрде. Турнирда 18 команда катнашты. Әлмәтне дүрт команда тәкъдим итте.   

II дәрәҗәле дипломы һәм юниорлар лигасында бүләк алучы статусына 6нчы мәктәпнең «Геоgoal» командасы - укытучы Рафикова Е.Г., III дәрәҗәле дипломы  һәм юниорлар лигасында бүләк алучы статусына 7нче мәктәпнең «Виктория» командасы - укытучы Сюняева В.Р. һәм 7нче мәктәп һәм "Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия" укучыларының җыелма командасы - укытучылар Сюняева В.Р. һәм Зиганшина В.Р. лаеклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International