Әлмәттә 7 кеше Россия гражданлыгын алды

2017 елның 1 декабре, җомга

"Россия Федерациясе гражданлыгы" турында законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә 2017 елның 1 сентябреннән безнең илдә тумаган, әмма илебезнең гражданлыгын алырга теләүчеләр Россия Федерациясе гражданлыгы антын бирергә тиеш. Текстта алар законнарны үтәргә, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә, шулай ук "дәүләт һәм җәмәгать хакына РФ гражданины вазыйфаларын башкарырга, РФ азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга" һәм илгә тугры булырга вәгъдә бирә. Анттан баш тарту гражданлыкны бирү турында карарны кире кагу өчен сәбәп була ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International