Декабрь аенда Әлмәттә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XV ЧТПЗ Группасының «Снежность» юбилей хәйрия театр фестивале узачак.
Әлмәт татар драма театры илнең иң яхшы театр коллективларының чыгышлары мәйданына әйләнәчәк. Фестивальнең ачылу көнендә, 17 декабрьдә, «Снежностьнең» тамашачылары Оренбург театрының музыка комедиясе - «Алсу чәчәк» мюзиклын карый алачак.
18 декабрьдә фестивальгә М.И.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының Попечительләр советы инициативася буенча яшь талантларны үстерү өчен махсус рәвештә төзелгән балалар мюзикл мәктәбе киләчәк. Яшь артистлар "Кара әле, ничек мин очам!" тамашасын концерт рәвешендә күрсәтәчәкләр.