ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

12 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театрында «Идел-йорт» XVII Регионара театрлар фестиваль-бәйгесе нәтиҗәләре буенча премияләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасында катнашучыларны Гүзәл Азат кызы Шарипова - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, Ринат Зиннур улы Закиров - Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Фанзиль Хаким кызы Завгарова - традицион мәдәният республика үзәге директоры, Игламов Нияз Рауф улы - жюри рәисе сәламләделәр һәм котладылар. 

«Студ Star – 2017» җиңүчеләре билгеле.Яшьләр үзәгендә Татарстан көньяк-көнчыгышының беренче курс студентлары «Студ Star – 2017» фестивале гала-концертында чыгыш ясады.Иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар «Вокал», «Хореография», «Театраль юнәлеш», «Оригиналь жанр» буенча осталыкларын күрсәтте. Быел фестивальдә катнашу өчен юлланган гаризалар буенча рекорд куелган – алар саны 70 тән артып киткән. Көньяк-көнчыгыш масштабында фестиваль быел икенче тапкыр оештырылды. Нәтиҗәләр буенча Әлмәт музыка көллияте командасы өченче урынны яулады. КНИТУ-КАИ студентлары икенче, АГНИ беренче урынга лаек булды. Әлмәт политехникумы командасы җиңүче булып танылды.

2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендәге 134-ФЗ санлы «28.12.2013 елгы 400-ФЗ санлы «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законның 26.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон үз көченә керә. Аның нигезендә эшләүдән туктаган очракта пенсионерларның иминият пенсияләре, «төшеп калган» индексацияләрне исәпкә алып, эштән киткән айдан соң тулы өч ай узгач, әмма эштән киткән айдан соң килүче айның беренче числосыннан ук индексация суммасы өстәлеп түләнәчәк. 

19 декабрь - Россиядә хәрби контрразведка көне. Ул ел да шушы көнне билгеләнеп уза. Тарихы 1918 елдан башлана.

20 декабрьдә иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар. Бу чикләү Радищев урамына Белоглазов урамыннан Советская урамына кадәр, Чернышевский урамына Радищев урамыннан Толстой урамына кадәр, Жуковский урамына, Юсупов урамына кагыла. 

Узган шимбә көнне Яшьләр үзәге залы кунаклар, җанатарлар һәм жюри вәкилләре белән тулды. Иң күңелле һәм тапкыр исеме ярышыр өчен бөтен Көньяк-көнчыгыштан төркемнәр Әлмәткә килде. 

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ел саен уза торган "Ел спортчысы" премиясен бүләк итү тантанасы үтте. 2017 елдагы премиянең нәтиҗәләре буенча "Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә масскакүләм физкультура һәм спорт" номинациясендә биш җиңүче сайланды. 


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чараларын үткәрүгә әзерлек урында мәгълүмат белән мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина чыгыш ясады. - Бу ел безнең халыкка тагын да күбрәк сюрпризлар бүләк итәчәк. Ноябрьдан бирле шәһәрне Яңа елга бизәү буенча эшләр алып барыла. Урамнар яңа яктырту объектлары һәм арт объектлар белән бизәләчәк. План буенча барлык эшләр 25 декабрьгә кадәр тәмамланачак. Төп Яңа ел чаралары Нефтьчеләр мәйданында узачак. 

Әлмәтнең 3 нче поликлиникасы вакытлыча эшчәнлеген туктатып тора. Бу капиталь ремонт һәм электр челтәрләрен, коммуникацияләрне тоташтыру белән бәйле. 21 декабрьдә 7.00-19.00 сәгатьләрдә, 22 декабрьдә 7.00-14.00 сәгатьләрдә учреждение авыруларны кабул итә алмаячак. Алдан ук бу көннәргә поликлиникага язылган әлмәтлеләрне биредә 23 декабрьдә көтеп калалар. Медицина учреждениесе җитәкчелеге тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды. Ул узган атнага йомгак ясады, мөһим вакыйгаларны атады.

Алга таба башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин чыгышы тыңланды. Ул 2017 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, алдагы елга авыл җирлекләрен үстерү буенча билгеләнгән төп бурычларны билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International