ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бу ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика товар җитештерүчеләренә үз продукцияләрен сату мәсьәләләрендә булышлык итү йөзеннән гамәлгә куелган интернет-проект. «Электрон ярминкә» дип аталган әлеге мәйданчыкта авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арадашчылардан башка гына үз товарларын сата, шулай итеп сәүдә мәйданнары арендалау, сатучыларга хезмәт хакы түләү чыгымнарыннан арына алачак. 

Әлмәтнең 3 нче поликлиникасы вакытлыча эшчәнлеген туктатып тора.Бу капиталь ремонт һәм электр челтәрләрен, коммуникацияләрне тоташтыру белән бәйле. 21 декабрьдә 7.00-19.00 сәгатьләрдә, 22 декабрьдә 7.00-19.00 сәгатьләрдә учреждение авыруларны кабул итә алмаячак. Алдан ук бу көннәргә поликлиникага язылган әлмәтлеләрне биредә 23 декабрьдә көтеп калалар. Медицина учреждениесе җитәкчелеге тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Шимбә, 23ендә, шәһәрнең дүрт мәйданында мәдәни-күңел ачу чаралары узачак.15.00 – 16.30 сәг. кадәр үзәк паркта "Кышкы уен-көлке" чарасы узачак.


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Эш активлыгын арттыру һәм бизнеска административ басымны киметү буенча эш алып бару кысаларында 20 декабрьдә Әлмәт эшмәкәрләрен ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре, районның башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары А.Н.Подовалов, инвестицион үсеш буенча башлык киңәшчесе Ратмир Мавлиев белән ачык диалог рәвешендә очрашуга чакыралар.  

Сессия эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Николай Кольгин, шәһәр Советы һәм район Советы депутатлары, мактаулы гражданнар, шулай ук шәһәр һәм район активы. Сессиядә депутатлар 2018 елга һәм 2019-2020 елларның план чорына шәһәр һәм районның социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен фаразлау мәсьәләләрен карап чыктылар. Депутатлар тарафыннан киләсе елга шәһәр һәм район бюджетлары турында мәсьәлә каралды, 2018 елга районның муниципаль мөлкәтен приватизацияләү планы турында мәгълүмат тыңланды. 

Әлмәт муниципаль районы Советының XXIV сессиясендә Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты  директоры Айнур Исхаковның чыгышы тыңланды.  Айнур Расимович 2017 елдагы башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, алдагы елга куелган бурычларны бәян итте.

Әлмәт укучысы рус теленнән Халыкара олимпиадада җиңү яулады. 14-16 декабрьдә Мәскәүдә олимпиаданың йомгаклау этабы үтте. Анда 18 илдән, шулай ук чит илләрдән дә укучылар катнашты. Татарстан делегациясе составында 14 укучы иде. Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядән Адилә Закирова белән Елена Сайбель (укытучылары Гуро Лариса Әмирҗан кызы) финалга чыктылар. Елена Сайбель 10 нчы сыйныф укучылары арасында «Русский язык как неродной» номинациясендә җиңү яулады.

Әлмәт хоккей командасы үз бозында үткән серияне җиңү белән тәмамлады. Алар янына кунакка, хоккей карарга күптәнге дуслары - Рус Акташы интернатыннан балалар килгән иде. Аларның бирегә беренче тапкыр килүләре түгел. Әмма бу юлы аларга хоккей уенын карау мөмкинлеге тудырылды. Спорт сараенда йомшак уенчыклар җыю буенча хәйрия акциясе дә оештырылган иде.Матчка махсус кунаклар - Кыш бабай белән Кар кызы старт бирде. Беренче периодта счетны кунаклар ачса да, өченче периодта, ниһаять, Даниэль Насыйбуллин белән Максим Третьяк исәпне 2:1 итә алды. «Звезда» хоккейчылары ничек кенә тырышсалар да, исәпне тигезли алмадылар.Финал сиренасыннан соң бозга чыккан интернат балаларына хоккейчылар Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.

Чиләбе торбаларны прокатлау заводы группасы акционерларының инициативасы буенча Әлмәт һөнәри көллиятенең 26 студенты һәм ике укытучысы "Алнас" заводының исемле стипендияләре белән бүләкләнде. Тантана "Татарстан киләчәге көллияте" яңа укыту-лаборатория комплексында узды. 

Быел  безгә беренче тапкыр Бөек Устюгтан Россиянең төп Кыш бабае киләчәк.Ул ике көн Әлмәттә кунак булу дәверендә сәләтле балалар белән очрашырга, балалар йортында булырга, күпбалалы гаиләләрне Яңа ел белән котларга исәпли. Нефтьчеләр мәйданында Үзәк чыршыны ачу бәйрәмендә дә катнашачак Кыш бабай. Моннан тыш, оештыручылар Үзәк чыршы ачылышында башка күңелле сюрпризлар булачагын да җиткерә. Шәһәрдә һәм районда җәмгыясе 1300 дән артык мәдәни-күңел ачу һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International