Узган шимбә көнне Яшьләр үзәге залы кунаклар, җанатарлар һәм жюри вәкилләре белән тулды. Иң күңелле һәм тапкыр исеме ярышыр өчен бөтен Көньяк-көнчыгыштан төркемнәр Әлмәткә килде.
Кыска вакыт эчендә 7 төркем уенга уңышлы итеп әзерләнделәр һәм өч конкурс этабында: сәламләү, язылдыру һәм музыка номерын күрсәтүдә сәләтләрен күрсәттеләр.
Жюри 3нче урынны "ӘҺК" Әлмәт һөнәри көллиятенә бирде. Икенче урынны Лениногорск нефть техникумының «Smile» төркеме һәм Ютазы районының Урыссу шәһәреннән «Граница» җыелма төркеме бүлделәр. Беренче урынны Бөгелмәдән "Моя команда" төркеме яулады.