Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ел саен уза торган "Ел спортчысы" премиясен бүләк итү тантанасы үтте. 2017 елдагы премиянең нәтиҗәләре буенча "Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә масскакүләм физкультура һәм спорт" номинациясендә биш җиңүче сайланды. Аларның арасында Әлмәт "Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча иң яхшы шәһәр" номинациясендә җиңде.