ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Федерация Советы 2018 елда узачак Президент сайлауларының датасын раслады. Россиядә Президент сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак. РФ Конституциясе нигезендә, Федерация Советы Президент сайлауларының датасын тавыш бирү көненә кадәр 100 көнгә алданрак һәм 90 көннән дә соңрак билгеләмәскә тиеш. Сайлау кампаниясе басма матбугатта сайлауларның көнен билгеләү турындагы карар дөнья күргәннән соң рәсми төстә старт ала.Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгын сайлауда үз-үзен тәкъдим итәргә җыенуы хакында белдергән иде.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 19 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Минималь температура төнлә -9..-14º, аязганда  -15.. -20º; максималь температура көндез -6..-11º. Юлларда бозлавык.

 

Мастер-класслар калабызның медсанчастендә 16-17 декабрьдә уздылар. Әлеге чараның инициаторлары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм  «АМТЕС» үзәге. Әлмәткә Италия белгечләренең мастер-классларын карарга, тәҗрибә уртаклашырга республиканың төрле шәһәрләреннән  30 дан артык белгеч килде.  Очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.

18 декабрьдә илебездә ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Быел дәүләт тарафыннан гражданлык хәлне актларга регистрацияләү функциясен башкаручы органның оешуына 100 ел тула. Илебездә ЗАГС органнарының тарихы 1917 елдан башлана. 18 декабрьдә РСФСРның Совнаркомы декреты нигезендә элеккеге өйләнешү-гаилә мөнәсәбәтләре юкка чыга һәм ир белән хатын арасында тигезлек игълан ителә. Чиркәүләрне өйләнешү-гаилә эшләрен алып барудан читләштерәләр. Шулай итеп, 1917 елның 18 декабре — гражданлык хәлне актларга регистрацияләү функциясен башкаручы органнарның барлыкка килү көне булып санала.
 

Очрашу 20 декабрь көнне 16.00 сәг. Яшьләр үзәгендә узачак.Белешмәләр өчен телефон:  32-45-50.


17
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Әлмәттә XV “Снежность” хәйрия театраль фестивале ачылды. Нефтьчеләр башкаласы Россиядә зур мәдәни вакыйга узучы дүртенче шәџәр. Әлмәт драма театры сәхнәсендә 17–19 декабрь көннәрендә яшь тамашачылар хозурына берьюлы берничә яңа музыкаль спектакль тәкъдим ителәчәк. 


16
декабрь, 2017 ел
шимбә

«Выходи гулять» бөтенроссия шәџәр мохите фестивале 15 декабрь көнне башланды һәм ул 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальгә күп төрле чаралар белән Әлмәт тә дә кушылды. 16 декабрь көнне Комсомол паркында, Нефтьче мәдәният йорты каршысында чаңгы трассалары, каток ачылды, балалар өчен төрле уеннар, ярышлар оештырылды. 

Әлмәттә республика программасы кысаларында төзелгән модульле чаңгы базасы ачылды.

Татарстан Республикасында 2017 елда Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 мунициципаль районда күп фатирлы йортларга капиталь  ремонт объектларында 3 мең 741 тикшерү уздырылган, 17 мунициципаль районында 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Соңгы ике атнада 3 тикшерү уздырылган, кагыйдәләр һәм нормалар бозу ачылмаган.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Яңа ел алдыннан  «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан» тарафыннан  4 декабрьдән алып  28 декабрьгә кадәр Яңа ел бүләкләренең сыйфаты буенча "кайнар линия" оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International