Әлмәттә Яңа ела чараларына әзерлек турында фикер алыштылар

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чараларын үткәрүгә әзерлек урында мәгълүмат белән мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина чыгыш ясады. - Бу ел безнең халыкка тагын да күбрәк сюрпризлар бүләк итәчәк. Ноябрьдан бирле шәһәрне Яңа елга бизәү буенча эшләр алып барыла. Урамнар яңа яктырту объектлары һәм арт объектлар белән бизәләчәк. План буенча барлык эшләр 25 декабрьгә кадәр тәмамланачак. Төп Яңа ел чаралары Нефтьчеләр мәйданында узачак, - дип хәбәр итте Гүзәл Атласовна.  

16 декабрь көнне барлык шәһәр халкы һәм кунаклары өчен үзәк шугалак ачылачак, ул апрель аена кадәр иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшләячәк. 

22 декабрь көнне  18.00 сәгатьтә "Нефтьчеләр" мәйданында шәһәр үзәк чыршысы ачылачак. Беренче тапкыр безгә Бөек Устюгтан баш Кыш бабае киләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International