12 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театрында «Идел-йорт» XVII Регионара театрлар фестиваль-бәйгесе нәтиҗәләре буенча премияләр тапшырылды.
Бүләкләү тантанасында катнашучыларны Гүзәл Азат кызы Шарипова - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, Ринат Зиннур улы Закиров - Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Фанзиль Хаким кызы Завгарова - традицион мәдәният республика үзәге директоры, Игламов Нияз Рауф улы - жюри рәисе сәламләделәр һәм котладылар.
Бу кичтә театр коллективлары режиссерларына, номинантларына исем бирү белән дипломнар тапшырылды. Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы мәдәният йортының "Илһам" татар халык театрына З.Хәким пьесасы буенча сәхнәләштерелгән "Сихерчегә барган идем" спектакле өчен диплом һәм 8 мең сумга сертификат бүләк ителде.