Бүген, "Нефтьчеләр" мәдәният сараенда ел саен уза торган «Татнефть» ГАҖ хезмәт коллективының конференциясе узды, аның барышында 2017 елда Компания эшчәнлегенә һәм Күмәк килешү шартларын үтәүгә нәтиҗәләр ясалды һәм 2018 елга максатлар билгеләнде. Конференция эшендә Компаниянең генераль директоры Наил Маганов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Россия Нефтегазстройпрофсоюз компаниясе рәисе Александр Корчагин, ТР Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, «Татнефть» профсоюз комитеты рәисе Гөмәр Яруллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Компаниянең структур бүлекчәләре һәм бүлендек җәмгыятьләре, республиканың нефть сервис предприятиелары җитәкчеләре катнаштылар.
28 гыйнварда Байлар Сабасы бистәсендә 2018 ел календареның чаңгы узышлары программасы старт алды. Ярышлар сезоны TIMERMAN спорт бренды астында ачылды. Календарь спортның 5 төрендә: йөгерү, ачык суда йөзү, чаңгы һәм велосипед спорты, триатлон буенча 18 төр узышны үз эченә ала. Ярышларны ачу тантанасында, шулай ук чаңгы узышларында да Россиянең атказанган спорт мастеры, Туриндагы Олимпиадада спортның әлеге төре буенча Россия олимпия җыелма командасы әгъзасы Иван Алипов та катнашты.
Татарстан Россия Федерациясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча беренче урынны яулады. Шуның турында, район активы белән киңәшмәне ачып, район башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте. - Республикабызда Иҗтимагый киңлекләрнең экология елы итеп игълан ителгән ел кысаларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә без зур эш башкардык. Бу экологик өмәләр, агачларны утырту, "Чиста ярлар" программасын тормышка ашыру, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм әйләнә-тирәлекнең экологик хәлен яхшыртуга юнәлтелгән башка күп изге эшләр. Бик күп нәрсә «Татнефть» ГАҖе, компаниянең структур бүлекчәләре ягыннан эшләнә, - дип билгеләде Айрат Ринатович, һәм Әлмәтнең җиңүгә лаеклы өлешне керткәнен ассызыклады.
Иртәгә, 30 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Явым-төшемсез.
"Нефтяникның" күчмә уеннары Башкортстанда "Горняк" командасы белән матч белән тәмамланды. Әлмәтлеләр Данила Воеводинның алканы капкага кертүе белән исәпне башлап җибәрделәр. Учалылар исәпне тигезләделәр, ләкин бу озакка бармады. Унтугызынчы минутта Виталий Каменев кабаттан командабызны алга чыгарды - 1:2.
27 гыйнвар көнне “Мәдәни мохит” проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең 5 мәйданында узды. Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында "Очрашу урынын үзгәртеп булмый" концерт программасы оештырылды. артистлар популяр җырларны да башкардылар, тамашачылар белән биеделәр дә, бию ярышларын оештырдылар да.
2017 елдагы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2018 елга төп максатлар турында доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин чыгыш ясады. Ул узган елда министрлык эшенең өстенлекле максатларны хәл итүгә: медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру процессларын камилләштерүгә, санлы мәгълүмати технологияләрне кертүгә, балачак һәм бала табарга ярдәм итү хезмәтләрен камилләштерүгә, санитар авиациясен үстерүгә, дарулар белән тәэмин итүне системалаштыруга һәм өлкәдә кадрлар җитешмәү проблемасын юк итүгә юнәлтелгәнен ассызыклады.
27 гыйнвар көнне "Девон" спорт комплексында (Түбән Кама шәһәр тибындагы поселогы) беренче тапкыр Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыклары арасында ГТО дисциплиналары буенча төркем ярышлары үтте. Әлеге чараны Әлмәт шәһәре Тест үткәрү үзәге һәм район спорт комитеты оештырдылар, ә ярышлар халыкның барлык категорияләре арасында уздырыла торган кышкы ГТО фестивале кысаларында үткәрелде.
Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы җәчү эшләренә әзерлек барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.