Әлмәттә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә сәламәтлек саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елдагы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләре һәм  2018 елга төп максатлар турында доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин чыгыш ясады. Ул узган елда министрлык эшенең өстенлекле максатларны хәл итүгә: медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру процессларын камилләштерүгә, санлы мәгълүмати технологияләрне кертүгә, балачак һәм бала табарга ярдәм итү хезмәтләрен камилләштерүгә, санитар авиациясен үстерүгә, дарулар белән тәэмин итүне системалаштыруга һәм өлкәдә кадрлар җитешмәү проблемасын юк итүгә юнәлтелгәнен ассызыклады. 

Әлмәт муниципаль районында амбулатория-поликлиника ярдәмен күрсәтүне модернизацияләү турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International