27 гыйнвар көнне “Мәдәни мохит” проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең 5 мәйданында узды.
Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында "Очрашу урынын үзгәртеп булмый" концерт программасы оештырылды. артистлар популяр җырларны да башкардылар, тамашачылар белән биеделәр дә, бию ярышларын оештырдылар да.
Эстафеталар, уеннар, бәйгеләр һәр катнашучыга күп кенә күңелле мизгелләр бүләк итте.