Иртәгә, 31 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Явым-төшемсез.
Шимбә 3 февраль көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак. Алар Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркында, Әлмәткә 60-еллык исемендәге скверда, "Татнефть" ГАҖнең үзәк бинасы янындагы мәйданда, "Мегаполис" клубы алдындагы мәйданда, Нефтьчеләр мәйданының үзәк шугалагында узачак. Әлмәтлеләрне бәйрәм чараларында көтәләр.
26 гыйнвардан алып 28 гыйнварга кадәр Базарлы Матак авылында 2004-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында бил алышу буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Бу ярышта Татарстан Республикасының 16 районыннан 195 спортчы катнашты.
31 гыйнварда яшәү урыны буенча теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гаризалар кабул итү башланды. Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә дә тавыш бирә алачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
2018 елның апрель аенда яшьләр проектлары һәм идеяларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән VIII "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы финалы узачак. Һәр яшь кеше яисә төркемнең бәйгедә катнашу өчен проектын тәкъдим итү, фикердәшен табу һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге бар.
“Дүрткә – дүрт” форматындагы гадәти булмаган ярышлар Россиянең 12 шәһәрендә, шул исәптән Әлмәттә дә узачак. Уен 4 нче февраль көнне “Нефтьче” мәдәният сарае каршысындагы катокта үткәрелә.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 9 489 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды. Башкарма комитет эш бирүчеләрне шул хакта искәртә.
29 гыйнвар көнне Әлмәт Мәшьгульлек үзәгендә Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыклары башлыклары белән очрашу оештырылды.
Иҗтимагый яклау идарәсе эшчәнлеге, беренче чиратта, дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын арттыруга, адреслык принцибын көчәйтүгә, бюджет акчаларын максатчан куллану һәм нәтиҗәле ведомствоара аралашуга юнәлтелгән. Идарәнең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2018 елга билгеләнгән яңа эш юнәлешләре турында район активы белән гомумшәһәр киңәшмәдә ӘМР иҗтимагый яклау идарәсе җитәкчесе Кәдрия Гыйматдинова хәбәр итте.
Район активы белән гомумшәһәр киңәмәсендә доклад белән Россиянең Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлеге начальнигы урынбасары Ильшат Шәмсин чыгыш ясады. Чыгышында шәһәр һәм районда җинаятьчелек торышы турында хәбәр итте, 2017 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Отчет периодында Росиянең Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлегенең кизү бүлекчәсенә 28538 гариза һәм гражданнардан хәбәрләр кабул ителде, 2089 җинаять теркәлде, бу 2016 елгы күрсәткечтән 16%ка артыграк.