Башкарма комитетта бүген шәһәр һәм район Уставларына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар үтте, алар 2017 елның 28 ноябрендә Iнче укылышта кабул ителгән иде. Чираттагы төзәтмәләрнең максаты - район һәм шәһәрнең төп оештыру документларын яңа өч федераль законы белән туры китерү.
Казанда Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлешен ачыклауга юнәлтелгән республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Биш номинацияле бәйге 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 20 гыйнварына кадәр уздырылды. Барысы комиссиягә Татарстан Республикасындагы 43 муниципиаль районнан һәм 2 шәһәр округыннан гаризалар җибәрелде.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Бүген кичтән 26 гыйнвар көнне транспорт чарасын аек булмаган хәлдә йөртүчеләрне ачыклау буенча Әлмәт районы буенча Роосия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан "Тоннель" операциясе оештырылачак.
Бүгенге көндә шәһәребездәге 10 югары һәм урта уку йортларында 10 мең студент укый. Һәм алар барысы да 25 гыйнвар көнне яшьләр тарафыннан ихтирам ителгән бәйрәмнәренең берсен, Студент көнен, билгеләп үттеләр. Кышкы сессия һәм бозлы һава торышына карамастан яшьләр гадәт буенча Нефтьчеләр мәйданында җыелдылар.
Россия Федерациясенең Шәһәр төзү кодексына һәм "Җир төзүчелек турында" федераль законга үзгәрешләр кертелде. Аның белән туры китереп, торак пунктлары территорияләрен һәм территориаль зоналарны җир төзүчелек объектлары исемлегеннән чыгарылды. Үзгәрешләр Бердәм дәүләт күчесез милек реестрына шул территорияләрнең чикләре турында мәгълүматны кертү процедурасын җиңеләйтү һәм срокларны кыскартуга юнәлтелгән.
Әлмәт районы авылларында халык җыеннары уза. Чираттагы очрашу Яңа Нәдер авылы җирлегендә узды. Аның эшендә “Татнефть” компаниясе генераль директорының беренче урынбасары, баш инженер, район Советы депутаты Наил Ибраһимов, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова катнашты.
Татарстан Республикасында тормыш сыйфатын арттыру өчен күп нәрсә эшләнә, мәсәлән, үзенчәлекле традицион гражданнарның хакимият органнарына мөрәҗәгатьләрен кабул итү системасына альтернатива - "Халык контроле" порталы оештырылды.Сорауны өйдән чыкмыйча җибәрү мөмкинлеге электрон ресурсның төп өстенлеге булып тора.
Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы республикада яшәүчеләргә "Урманны саклагыз" мобиль сервисы аша урманда булган хәлләр турында хәбәр итәргә өндәү белән мөрәҗәгать итте. Приложение тиз һәм җиңел итеп Федераль урман хуҗалыгы диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга һәм илебездәге урманнарда булган теләсә нинди вакыйга турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.
25 гыйнвар көнне Әлмәт Мәшьгульлек үзәге эш бирүчеләр өчен Ачык ишекләр көне оештырды. Эш белән тәэмин итүчеләрне Мәшьгульлек үзәге белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә җәлеп итү әлеге чараның максаты булып торды.