Әлмәт спортчылары бил алышуда алтынны яуладылар

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

26 гыйнвардан алып 28 гыйнварга кадәр Базарлы Матак авылында 2004-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында бил алышу буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Бу ярышта Татарстан Республикасының 16 районыннан 195 спортчы катнашты. 

Ярышларның нәтиҗәләре буенча 65 кг. авырлыкта Краснов Кирилл һәм 70 кг.нан артык авырлыкта Артыков Азат беренче урынга чыктылар, 57 кг. авырлыкта Еланская Ольга өченче урынны яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International