ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Әлмәт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы гражданнарга, дистанцион сәүдә, элемтә һәм Интернет челтәре хезмәтләрен кулланучыларга хокукый белем бирү һәм ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән чараларны оештыру турында хәбәр итә. 2018 елда бәйрәм "Цифрлы базарларны гадел ясыйк" девизы астында уза.

18 март көнне әлмәтлеләр һәм шәһәр кунакларын "Кышкы мәдәни мохит" иҗади проекты ябылуга чакыралар. Театр перформанс-йөрешендә Әлмәт урам театры артистлары, "Театралы" иҗади остаханәсе театры студентлары һәм Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте барабанщиклары катнаштылар.

Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак. Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта “Известия” яза. Документ 2018 елның 1 маеннан үз көченә керә. “2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләргә”, - диелгән документта.

Ел саен 12 март көнне илебездә 2010 елның 16 ноябрендә РФ Президентының 1433 номерлы указы белән расланган Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы җинаять-башкарма системасы эшчеләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне уздыру датасы очраклы рәвештә генә сайланмаган. 1879 елның 12 мартында Россия императоры Александр II Россиядә бердәм дәүләт җәзаларны үтәү системасын оештыруга юл ачкан төрмә департаментын булдыру турында указ игълан иткән. 

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

"Кванториум" балалар технопаркы 18 мартта 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамы, 20 адресы буенча узачак VR мастер-классына чакыра.

10 мартта Казанда, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында, «Чувашская красавица Татарстана – 2018» республика бәйгесе үтте. Моңа кадәр ел дәвамында бөтен республика буйлап сайлап алу турлары һәм кастинглар үткән иде. 

10 мартта Зәй шәһәрендә «Ялта-Зай» спорт комплексы базасында муниципаль хезмәткәрләр арасында спринтерлык узышы узды. Анда республиканың 43 районыннан вәкилләр катнашты. Һәр районнан ике ир-ат һәм ике хатын-кыздан торган командалар чыдамлыкта, тизлектә һәм җиңүгә омтылышта бил алышты. Хатын-кызлар 1 км, ирләр 3 км лы дистанцияне узарга тиеш иде.


9
март, 2018 ел
җомга

Сайлауга барып тавыш биргән әлмәтлеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеге бирәчәкләр. 18 март көнне бу беләзек белән төрле чараларда катнашырга мөмкин булачак. Болар - «Кванториум» балалар технопаркында мастер-классларда бушлай катнашу, Г. Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясына, туган якны өйрәнү музеена бушлай керә алу, шулай ук Нюша һәм Элвин Грей концертларын карый алу мөмкинлеге һәм башкалар. Мондый акция 18 марттан 31 майга кадәр дәвам итә.

Татарстанда 104 мәгариф объектында капиталь ремонт эшләре бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International