Әлмәтлеләр район данын яклады

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

10 мартта Зәй шәһәрендә «Ялта-Зай» спорт комплексы базасында муниципаль хезмәткәрләр арасында спринтерлык узышы узды. Анда республиканың 43 районыннан вәкилләр катнашты. Һәр районнан ике ир-ат һәм ике хатын-кыздан торган командалар чыдамлыкта, тизлектә һәм җиңүгә омтылышта бил алышты. Хатын-кызлар 1 км, ирләр 3 км лы дистанцияне узарга тиеш иде.Әлмәт муниципаль районы командасына район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелек итте. Безнең чаңгычылар тупланганлык, бердәмлек үрнәкләре күрсәтеп, күп кенә көндәшләрен артта калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International