Әлмәт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы гражданнарга, дистанцион сәүдә, элемтә һәм Интернет челтәре хезмәтләрен кулланучыларга хокукый белем бирү һәм ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән чараларны оештыру турында хәбәр итә. 2018 елда бәйрәм "Цифрлы базарларны гадел ясыйк" девизы астында уза.
15 мартта 14.00 сәгатьтә "Панорама" сәүдә-күңел ачу үзәгендә "Кулланучыларның хокуклары: йөрәнәбез, белем бирәбез, яклыйбыз" мәгълүмат көне уздырылачак.