Әлмәт районы кызы республика гүзәллек бәйгесендә җиңде

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

10 мартта Казанда, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында, «Чувашская красавица Татарстана – 2018» республика бәйгесе үтте. 

Моңа кадәр ел дәвамында бөтен республика буйлап сайлап алу турлары һәм кастинглар үткән иде. Нәтиҗәдә республиканың җиде районыннан, шулай ук Казаннан һәм Нурлаттан кызлар гүзәллек һәм талантлар бәйгесе финалында катнашу хокукына ия булды. 13 кыз арасыннан төп призга Әлмәт районы Сиренькино мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Карина Токтамышева лаек булды. Хәзер ул Мәскәүгә «Чувашская красавица» Россия бәйгесендә республика данын якларга барырга җыена. 16 яшьлек Карина мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан мәдәният институтына укырга керергә хыяллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International