Әлмәтлеләргә Путинның минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунга имза куюы турында хәбәр итәләр

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак. Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта “Известия” яза. 

Документ 2018 елның 1 маеннан үз көченә керә. “2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләргә”, - диелгән документта.

Федерация Советы канунны быел 28 февральдә хуплады.

Документ 3 млн кешегә кагыла. Шуларның 1,6 млны дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International