18 март көнне Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне күргәзмәләргә һәм мастер-классларга чакыра.
Әлмәттә “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясе башланды. Акция вакытында гражданнар наркоконтроль бүлегенә шалтыратып белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә яки хокук бозулар турында хәбәр итә алалар. Сорау-мөрәҗәгатьләрне район эчке эшләр бүлегенә 8 (8553) 39-29-11 яки 02 телефоны аша тапшырырга була.
18 март көнне әлмәтлеләр һәм шәһәр кунакларын "Кышкы мәдәни мохит" иҗади проекты ябылуга чакыралар. Театр перформанс-йөрешендә Әлмәт урам театры артистлары, "Театралы" иҗади остаханәсе театры студентлары һәм Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте барабанщиклары катнаштылар.
Әлмәт вәкилләре Казанда узган эшләүче яшьләрнең республика конгрессында катнаштылар, аның максаты - оешмалар һәм учреждениеларның яшь белгечләрен тармакны камилләштерү һәм аны алга таба перспективалы үстерүгә юнәлтелгән проектларны (идеялар һәм тәкъдимнәрне) уйлап чыгару һәм тормышка ашыруга җәлеп итү.
Аюпова Гөлнара Робертовна ("Әлмәт шәһәре патриотик тәрбия җәмгыяте" МСООО взкиле) һәм "iПляж" кафесы ярдәме белән интернат балалары өчен хәйрия төшке ашы уздырылды. Тематик уеннар, пластилиннан рәсемнәр ясау буенча мастер-класс, шариклардан уенчыкларны ясау, "Голос Дети" караке шоу һәм башка кызыклы чаралар оештырылды.
2018 елның 1нче мартыннан Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәкнең Әлмәт филиалында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү гадирәк, уңайлырак һәм күпкә кулайракка әйләнде. Уңайлык өчен Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәтләре порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша "Минем документлар" үзәгендә кабул итү өчен алдан язылу мөмкинлеге булдырылды.
Бүгенге киңәшмәдә Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсия Зөбәерова чыгышы тыңланды. Мәмәт авыл җирлеге составына Мәмәт авылы, Чупай һәм Сабанча торак пунктлары керә. Авыл җирлеге халкы 1605 кешене тәшкил итә. Авыл җирлегендә 12 күпбалалы гаилә исәптә тора. 2017 елда 3 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелә.
18 март - сайлаулар көнне бөтен Татарстан буенча «Айданавыборы» массакүләм фотомарафонына старт биреләчәк. Узган атнада әлеге фотомарафон хакында әлмәтлеләргә белгертер өчен үз блогларын алып баручы иң популяр яшьләр җыелды. Яшьләр үзәгендә узган чарага да нефтьчеләр каласының иң актив яшьләре җыелды. Һәркемнең әлеге фотомарафон хакында күбрәк беләсе килә иде. Ә акция кагыйдәләре гади: 18 март көнне теләсә-кайсы сайлау участогына килеп, махсус фотозона каршында фотосурәткә төшәргә кирәк. Соңыннан бу сурәтне #Айданавыборы хэштегы белән социаль челтәрләргә куеп, интернет тавыш бирүдә катнашырга. Айданавыборы. рф сайтында 25 март көнне тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы: айфон, планшетлар, велосипед, видеокамералар һ.б.
На деловом понедельнике сегодня была заслушано выступление начальника юго-восточного управления территориального органа инспекции Госстройнадзора РТ Наиля Якупова. Юго-восточный территориальный орган является подразделением инспекции государственного строительного надзора Республики Татарстан, который осуществляет строительный надзор на территории 9 муниципальных районов республики.
Иртәгә, 13 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -18..-21º, аязганда -27º; максималь температура көндез -6..-9º. Юлларда бозлавык.