ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2018 ел
җомга

20 июль көнне «Нефтьче» мәдәният сараенда кешенең озын гомерлелеге серләренә һәм тормыш потенциалына багышланган ачык конференция узды. Төп кунак Алексей Москалев - биологик фәннәр докторы, профессор һәм Россия фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты, «Мәңгелек яшьлек серләре» китабы авторы ни өчен картлык белән көрәшергә мөмкин һәм кирәк икәне турында аңлатты.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.

21 һәм 22 июльдә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 14.00 сәгатьтә шәһәр пляжы территориясендә узачак Бөтенроссия буяулар фестиваленә чакыралар. Ун сәгать дәвамында иң зур буяулар фестивалендә бию музыкасы, табигый буяулар һәм ак киемнәргә киенгән меңләп кеше, бәхет һәм мәшәкатьсезлек атмосферасы, якты йөзләрдә меңләгән елмаю һәм төрле төсләргә буялган күңелчәкләрнең җылы кочаклары.

20 июль көнне 10.00 сәгатьтә шәһәр паркында инвалидлар һәм инвалид балалар өчен Игелекле Сабантуй узачак.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

20 июль көнне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын биологик фәннәр докторы, профессор һәм Россия фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты Алексей Москалевның лекциясенә килергә чакыралар. Лекция темасы: «Мәңгелек яшьлек серләре. Актив озын гомерлелек».

20 июль көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар. Җил 4-9 м/с, урыны белән 13 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +15..+18º, максималь температура көндез +24..+28º. 

25 августтан алып 26 августка кадәр Казанда масштаблы спорт-массакүләм чара - «Red Bull Air Race» авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты узачак. Дөньяның иң сәләтле очучылары арасында турнир Россия территориясендә икенче тапкыр оештырылачак. 

ӘМР Экология һәм табигатьтән куллану департаменты «Альметьевск ТВ» телекомпаниясе белән бергә "Шәһәр экологиясе балалар күзлегеннән" рәсемнәр бәйгесен оештыра. Бәйгенең максаты - Татарстан Республикасы халкының мәдәни мирасын популярлаштыру, табигатьнең матурлыгына һәм күптөрлелегенә кызыксыну уяту, яшьләрдә туган якның табигате өчен горурлык хисен тәрбияләү.

39нчы номерлы «Золотой петушок» балалар бакчасында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Л.Н. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә уздырдылар.

«А» вирус гепатиты - җитди йогышлы авыру. Гепатитны тудыручы - барлык организмның тереклек эшчәнлегендә мөһим рольне уйный торган бавырга зыян китерүче вирус. «А» гепатитын, эчәк инфекцияләре кебек үк, юмаган куллар авыруы итеп атыйлар. Авыру гигиена культурасы түбән дәрәҗәдә булган илләрдә киң таралган. «А» гепатиты белән барлык яшьтәге кешеләр, ләкин ешрак балалар авыра. Авыруларның күпчелек очраклары көзге-кышкы чорга туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International