25 августтан алып 26 августка кадәр Казанда масштаблы спорт-массакүләм чара - «Red Bull Air Race» авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты узачак. Дөньяның иң сәләтле очучылары арасында турнир Россия территориясендә икенче тапкыр оештырылачак.
Авиаузышларда Red Bull Master-классы очучылары төркемнәре (14 төркем) һәм Red Bull Challenger-классы очучылары (10 кешегә кадәр, аларның арасында 1 хатын-кыз). Master-классы очучылары төркемнәре үзләренең узышу самолетларын алып киләчәкләр, Challenger-классы очучылары өчен Red Bull самолетларны әзерләячәк һәм аларның узышы гадиләштерелгән трассада үткәреләчәк.