ӘМР Экология һәм табигатьтән куллану департаменты «Альметьевск ТВ» телекомпаниясе белән бергә "Шәһәр экологиясе балалар күзлегеннән" рәсемнәр бәйгесен оештыра. Бәйгенең максаты - Татарстан Республикасы халкының мәдәни мирасын популярлаштыру, табигатьнең матурлыгына һәм күптөрлелегенә кызыксыну уяту, яшьләрдә туган якның табигате өчен горурлык хисен тәрбияләү.
Бәйгедә 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәр мәктәпкәчә балалар катнаша ала.
Эшләр 11 июньнән алып 23 июльгә кадәр 8.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәре, Әминова урамы, 9а адресы буенча урнашкан ӘМР Экология һәм табигатьтән куллану департаментының 9нчы бүлмәсендә кабул ителә.