ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында ике дәүләт хезмәтен: гражданлык авиациясе һәм күмер сәнәгате өлкәсендә эшләгән кешеләрнең пенсиясенә профессияләре белән бәйле өстәмә түләүләрне билгеләү, шулай ук күренекле казанышлар һәм хезмәтләре өчен өстәмә матди тәэмин итүне билгеләү белән бәйле яңа сервислар җибәрелде. Пенсия фондының әлеге түләүләренә гаризаларны хәзер РПФ сайты аша электрон рәвештә җибәрергә була. 


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында ТР буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе суд приставлары бүлеге начальнигы Гөлназ Мөхәммәтшинаның чыгышы тыңланды. Докладында ул Әлмәт суд приставлары бүлеге эшчәнлегенең юнәлешләре турында хәбәр итте.

Бүген район активы белән киңәшмәдә 2018 елның беренче яртыеллыгы дәвамында консолидацияләнгән бюджетны үтәү нәтиҗәләре һәм 2018 елга максатлар каралды. Киңәшмә эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты. 

24 июль көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 4-9 м/с, урыны белән 13 м/ска кадәр җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +8..+13º, максималь температура көндез +23..+27º. 

Әлмәттә бала табу йортыннан яшь хатынны өйгә озаттылар, аның бала табуы, ЮХИДИ хезмәткәрләренең вакытында ярдәм күрсәткәннәренә күрә, уңышлы тәмамланды. Төнлә, 16 июльдә, Ленин урамында хезмәт итүче автоинспекторларга бер ир-ат мөрәҗәгать итте һәм йөкле хатынын бала табу йортына алып килергә ярдәм итүләрен сорады.  

21 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты яңадан әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына бик әйбәт кәеф өләште. Мәдәни-күңел ачу чаралары 10 тематик мәйданда уздылар. 

Бүген, 23 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил 6-11 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +9..+14º, максималь температура көндез +21..+24º. 


22
июль, 2018 ел
якшәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин Бута авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт советы депутаты Николай Кольгин, Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Алексей Бычков, Бута авыл җирлеге башлыгы Денис Абрамов, район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин катнаштылар.

Праймеризлар бүген, 22 июльдә, районның Бута, Аппак, Кәләй, Колшәрип, Урман-Кәләй, Мәмәт һәм Яңа Троицк авыл җирлекләрендә узды. Алдан тавыш бирү 9 сентябрьдә узачак Әлмәт муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарының депутатларын өстәмә сайлаулар алдыннан узды. 4нче модель буенча оештырылган праймеризда тавыш бирүчеләр дәгъвалаучыларның чыгышларын тыңлый һәм аларның фикере буенча депутатның вазыйфаларын лаеклы рәвештә тормышка ашыра ала торган кандидатлар өчен тавыш бирә алдылар.


20
июль, 2018 ел
җомга

27 нче июльдә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International